Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 2015 елны “Җиңү елы” дип игълан итмәкчеләр

Бу хактагы тәкъдим белән хатны Владимир Путинга Дәүләт Думасы депутаты, Россия пенсионерларының гаделлек өчен партиясе лидеры Игорь Зотов әзерләгән.

"Күпмилләтле халкыбызның элеккеге җиңүләрен хәтердә саклаган хәлдә, 2015 елның 1 гыйнвареннан Россиянең яңа казанышларын, спорттагы, фәндәге, икътисадтагы җиңүләрен туплый башларга тәкъдим итәбез. Һәр җиңү иҗтимагый интернет-ресурсларда теркәп барылачак. Ветераннарыбызга без, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары Россиянең куәтен имин җиңүләр белән расларга, илебез мәнфәгатьләрен сакларга әзер булуыбызны дәлилләргә тиеш" диелә әлеге хатта.

2015 елны "Җиңү елы" дип игълан итү башлангычын Советлар Союзы, Россия Федерациясе Каһарманнары клубы да яклап чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса