Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановны хуплады

4 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе булдыру турындагы Указга кул куйды.

Изге Болгар җирендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту мөселман үзәгенең сафка кертелүен әлмәтлеләр дә югары бәяләде һәм бу гамәлне тормышка ашыручы республика җитәкчелегенә рәхмәт-ихтирамын белдерде. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белдергәнчә, бездә Гыйлем мәркәзе булачак!

- Бүгенге көндә Ислам динен өйрәтүне системалаштыру өстендә бик зур эшләр башкарыла, ягъни төпле корылма итү өчен тырышабыз. Мөхтәсибәт һәм мәдрәсәләр белән берлектә аның программалары төзелде. Бездә ислам дине өйрәтүнең берничә баскычы бар. Аның беренчесе - мәчетләрдәге якшәмбе мәктәпләре, икенчесе - урта белем бирүче мәдрәсәләр. Өченчесе - институт дәрәҗәсендә гыйлем алу. Хәзерге вакытта өч этапта да белем бирү программалары булдырылып, гамәлгә кертелде. Әмма укуны шушы дәрәҗәләр белән генә төгәлләмичә аны тагы да дәвам итү өчен академия булдыру турында сүз кузгатылган иде. Кеше институттан соң да академия дәрәҗәсендә гыйлемен арттыру мөмкинлегенә ия булачак дигән сүз. Бу интеллигенция тәрбияләүнең дүртенче баскычы булып торачак, - дип аңлатма бирде Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. - Татарстан Хөкүмәте академия булдыру теләге белән Россия Президентына мөрәҗәгать иткәч, ил башлыгы бу инициативаны хуплады һәм хәер-фатихасын бирде. Болгар шәһәрендә узган конференциядә Рөстәм Миңнеханов аның асылын аңлатып, барыбыз бергәләп бу эшне башкарып чыгарга чакырды. Бу безнең өчен бик мөһим.

Фәһим хәзрәт академия булдыруның Татарстанга йөкләтелүен үзе үк зур дәрәҗә булуын ассызыклады:

- Димәк, Россия Президенты Владимир Путинның безгә карата ышанычы бар. Илебездә Татарстанны белем алу мәркәзе итеп күрәләр. Икенчедән, бу юнәлештә безнең потенциал көчле, бай. Аның урыны итеп Болгар җире билгеләнү очраклы түгел. Гыйлем мәркәзе булачак ул!

- Әлеге хәбәрне ишеткәч тә, республикам өчен дә, үзебез өчен дә сөенеп куйдым, - дип үз фикере белән уртаклашты гомере буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган Сафия апа Хөснетдинова. - Кешеләргә тән сәламәтлеге кирәк булган кебек, җан сәламәтлеге дә кирәк. Динебез безне дәвалый да, җан тынычлыгы да бирә. Республика җитәкчелегенең бу эшкә алынуы барлык мөселман кардәшләр өчен бәйрәмгә тиң олы шатлык булды. Яшьләребез дә соңгы елларда дингә тартыла. Исламның бер кешегә дә начарлык китергәне юк, күңелендә Аллаһы Тәгалә булган кеше изге гамәлләргә генә алына ала.

Татарстан Президентының әлеге Указы белән Казан изге Ана иконасы соборы яңадан булдыру нияте дә тормышка ашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса