Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия халкы Яңа ел ялларында күпме акча түккән

Ел башыннан 8 гыйнварга кадәр Россия халкы бүләкләргә, башка әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга 920 млрд сум акча тоткан.

Гыйнварның 1есеннән 8енә кадәрге аралыкта Россия халкы бүләкләргә, башка әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга 920 млрд сум акча сарыф иткән. Шул ук вакытта 23 млрд сум акча интернеттагы товарларга тотылган. Бу хакта “Известия” газетасы Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясенә (АКИТ) сылтама белән хәбәр итә.

Компания мәгълүматлары буенча, иң популяр товарлар булып, гадәттәгечә, көнкүреш техникасы, ювелир эшләнмәләре һәм кием-салым тора.
Интернеттан россиялеләр күпчелек очракта азык- төлек һәм әзер ризык, смартфоннар, “акыллы” сәгатьләр, колакчыннар, йорт җиһазлары һәм башка төрле товарлар алган.

Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, быел 7 процентка күбрәк акча туздырылган. Былтыр исә 860 млрд тотылган булган.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, Яңа ел төнендә 7 миллионга якын кеше онлайн сат-алуда катнашкан.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса