Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә азык-төлеккә акчасын кызганмаган

Яңа ел бәйрәмнәре Россия сәүдәгәрләренең өметләрен аклаган. Аларның бер өлеше көтелгәннән азрак керем алуын әйтсә дә, икенчеләре бәйрәм алды чорын шактый уңышлы булды дип белдерә.

Яңа ел бәйрәмнәреннән бигрәк тә уенчыклар һәм кухня кирәк-ярагы сатучылар уңган. Мондый кибетләрнең кайберләрендә сату декабрь аенда ноябрь белән чагыштырганда 2,5-3 тапкыр артып киткән. Сатып алучылар күп булганлыктан, кайбер кибет хуҗаларына эш сәгатьләрен озынайтырга туры килгән. Ә менә зәркән эшләнмәләре һәм кием сату әллә ни артмаган. Зәркән эшләнмәләре җитештерү һәм сату кибетләренең берсендә, мәсәлән, декабрьнең соңгы атнасында сату 20 процентка арткан. Ә узган ел бу вакытта үсеш 40 процент тәшкил иткән. Кием кибетләрендә дә сатуның кинәт артуы күзәтелмәгән. Хатын-кыз киемнәре кибетләрендә эшләүчеләр моны корпоративларның аз булуы яки халыкның артык акчасы булмау белән аңлата.

Шулай да Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә азык-төлеккә акчасын кызганмаган. Күпләр Яңа ел табынына дигән сыйны өй тирәсендәге кечкенә кибетләрдән түгел, ә зур супер һәм гипермаркетлардан сатып алган. Россиядә киң таралган гипермаркетларның берсе, мәсәлән, декабрь аенда планны 9,6 процентка арттырып үтәгән. Кибет вәкилләре белдергәнчә, сатып алу декабрьнең ахыргы ике атнасында 1,5-2 тапкыр, ә 30-31 декабрь көннәрендә 2-2,5 тапкыр күтәрелгән. Яңа ел алдыннан мандаринга сорау - 63,5, сөләйман балыгына - 57,3, кызыл уылдыкка - 37,5, бананга - 20,9 процентка арткан. Бәйрәм алдыннан танылган Интернет-кибетләрнең берсендә китап сатып алу 34,8 процентка, электрон җиһазлар алу 31,2 процентка күтәрелгән. Соңгылары арасында планшетлар, фотокамера һәм күп функцияле пешерү җайланмасына сорау аеруча зур булган. Ә гыйн­варның беренче атнасында ук сатып алу гадәти көннәрдәге дәрәҗәгә төшкән.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250