Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия эстрадасы йолдызы Нюша Әлмәттә тавыш бирде [+ФОТОЛАР]

Бүген җырчы Ленин мәйданында әлмәтлеләргә үз җырларын да бүләк итәчәк. Концертка керү өчен сайлау участокларына барып, тавыш бирергә һәм #ИгелеклеӘлмәт беләзекләренә ия булырга кирәк.

Танылган җырчы «Нефтьче» Мәдәният сараенда тавыш бирде. Соңрак аның иҗатын сөючеләр белән биредә үк матбугат конференциясе дә уздырылды. Нюша 18 мартта нефтьчеләр башкаласында иҗади сәфәр белән булачагын белгәч, бик шатланган. Чөнки Татарстан аның өчен якын төбәккә әверелгән. Безнең республиканың уңышларына да ул соклана.

– Әлмәткә килүемә бик шатмын. Бу минем беренче генә килүем түгел. Гомумән, Татарстанда еш булам. Мин футбол буенча дөнья чемпионаты посолы да бит әле. Бу уңайдан ике чит ил артисты белән озакламый яңа сингл тәкъдим итәчәкбез. Әлегә серләрне, артистларның исемнәрен ачып бетерәсем килми. Безне күзәтеп барыгыз, – дип уртаклашты җырчы. Илебезнең патриоты буларак исә сайлауларда һәрчак бик теләп катнашуын җиткерде. – Ил белән идарә итү җиңел түгел. Аңа көчле Президент кирәк. Бүген бердәм булып һәркем киләчәгебез өчен тавыш бирер дип ышанам.

Матбугат конференциясендә район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул шәһәребездә иҗат белән шөгыльләнү өчен барлык шартларның тудырылуын белдерде.

– Җыр белән яшәргә рәхәтрәк. Элек-электән үк безнең халык авыр чакта да, күңелле булганда да җырлаган. Без дә гаилә бәйрәмнәрендә баянга татарча җырлар җырлыйбыз, – дип җавап бирде мэр «Сез үзегез җырлыйсызмы?» дигән сорауга. – Узган ел музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясадык һәм өлкәннәргә дә җыр белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек булдырдык. Бик теләп йөриләр. Үзем дә җыр буенча дәресләр алдым. Кеше иҗади булган саен, ул шул кадәр камилрәк, ягымлырак була. Бүген очрашуда яшьләрнең, балаларның күп булуына сөенәм. «Созвездие – Йолдызлык» кебек фестивальләр дә яшь буынга беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Миллионлаган баланы артистлар да рухландыра. Безнең зур илебездә кеше һәр яклап үсеш алсын өчен төрле юнәлештә ярдәм, мөмкинлек бар.

Кичке 7 дә бүген Ленин мәйданында зур бәйрәм концерты булачак. Анда Элвин Грейның килүе дә көтелә. Сайлау участокларында беләзеккә ия булучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса