Әлмәт таңнары

Россия чемпионаты җиңүчеләре - безнекеләр

17-20 июль көннәрендә Рязань өлкәсе урманнарында булып узган радиопеленгация буенча Россия чемпионатыннан безнекеләр җиңү белән кайтты.

Реклама

Ярышларда балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәре, тренер-педагог Нәҗип Мохитов һәм аның шәкерте, атказанган спорт мастеры Роман Губарев Татарстан данын яклап чыгыш ясады. Нәҗип Мохитов 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүче исемен яулады. 21 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасындагы ярышта "Спринт" номинациясендә Роман Губарев көмеш медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: