Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиянең мактанырлыгы бармы?

Гадәттә, барыбыз да илебезне хурларга яратабыз.

Дөресрәге, зарланабыз. Нидер җитми, нәрсәдер безнеңчә түгел. Яхшы гына хәл-вакыйганың да иң элек тискәре ягын эзләргә күнеккән россиялеләр без. Әлеге рәсми булмаган тамга өлкәннәрдән күрмәк балаларга да күчә. Бәлки патриотик хисләр тәрбияләүдә нәкъ шушы сыйфат киртә булып торадыр да әле. Дөньяга якты күзлек киеп караганда, ул кадәр үк начар да яшәмибез, горурланырлык урыннарыбыз да байтак. Хәтта чит ил халкын кызыктырырлык, көнләштерерлек вакыйгалар белән дә мактана алабыз. 12 июнь - Россия көне уңаеннан без әлмәтлеләрнең фикере белән дә кызыксындык: соңгы вакытта илебездә булган нинди вакыйгалар һәм Россия үсешенә өлеш керткән нинди шәхесләр белән горурланасыз?

Евгений Ермолаев, Әлмәт шәһәр Советы депутаты:

- Украинаның көньяк-көнчыгышындагы ополченецлар миндә горурлык хисе тудыра. Күпсанлы дошман армиясе һәм махсус техника булуына да карамастан, чын геройлар үз территорияләрен актык көчләренә кадәр саклыйлар, яклыйлар. Әлбәттә, Президентыбыз Путин горурландыра мине. Аның көнбатыштан көчләп тагылучы "Яңа дөнья тәртибе"нә каршы торуы сокландыра. Шулай ук дәүләтебездә иминлектә яшәргә мөмкинлек тудырган бөек рус уйлап табучылары Сахаров, Циолковский, Королев, Калашников белән горурланам.

Наталья Андреева, Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте журналисты:

- Президентыбыз Владимир Путин - горурланырлык шәхес. Ул бернинди атышлардан башка Кырымны кайтарып алды. Хәзер җәйге ялларны Россиядә дә уздырырга мөмкин. Әлмәт шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков белән горурланам. Халык фикеренә колак салып, шәһәрдә каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар урнаштыруны башлап җибәрде ул. Әлмәтлеләрнең хыялы тормышка аша. Якыннарым - минем горурлыгым. Сеңелкәшемнең тормыш иптәше Мәскәү шәһәре Думасына праймеризда тавышлар саны буенча 20 көчле кандидатны артта калдырып, лидерлар бишлегенә керде. Ә аңа әле 26 гына яшь. Әнием лаеклы ялга чыкса да, дәртләнеп, тырышып эшләп йөри. Оныкларына да вакыт таба. Кызым быел үзенә яңа шөгыль тапты, уенчыклар ясый башлады, хәтта республика бәйгесендә дә җиңеп чыкты. Кечкенә улым белән горурланам - ул "Әнием минем" дип әйтергә өйрәнде.

Нурия Лотфуллина, "Татнефть" ААҖ телестудиясе журналисты:

- Кешелек тарихында иң канкойгыч булган икенче Бөтендөнья сугышын һәм илебезнең Бөек Җиңүен иң тетрәндергеч һәм һичкайчан онытылмаслык вакыйга дип исәплим мин. Сугыш, бәхеткә, безнең буынга ветераннар истәлекләре, совет чоры кинофильмнары, фронтовик язучыларның әсәрләре һәм тарих дәресләре буенча гына таныш. 1961 елның 12 апреле... Юрий Гагаринның беренче булып галәмгә юл салуы да бары тик чиксез горурлык хисләре генә уята. Күптән түгел Кырымның үз теләге белән Россия составына керүен дә уңай бәялим мин. Мактанычыбыз, горурлыгыбыз булган шәхесләргә бик бай без. Мәдәният, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә андыйларны санап бетерерлек түгел. Бөек Тукаебыз, көчле рухлы шагыйрь Муса Җәлил, сукбай балаларны шәхес итеп тәрбияләгән атаклы педагог Макаренко, бөтен дөньяны таң калдырган "оча торган татар" Рудольф Нуриев...
Рузил Ихсанов, автор-башкаручы:

- Әлбәттә, Казанда узган Универсиада белән Сочидагы Олимпия уеннары, аларның югары дәрәҗәдә оештырылуы бетмәс-төкәнмәс хисләр уята. Дөнъя күләмендәге бу спорт чараларының безнең туган якларыбызда узуы үзе бер горурлык. Россия, Татарстан бөтен җир шарына таралды. Иң ерак нокталарда да хәзер безне беләләр. Россиялеләрнең аларга әзерлеге дә искиткеч иде. Төзүчеләргә афәрин! Спортчыларга, студентларга, волонтерларга алкышлар! Без чыннан да булдырабыз! Мондый чаралар халыкны берләштерә, татулык, бердәмлек хисен арттыра.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250