Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Россия 10” конкурсын оештыручылар тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карап чыга

"Россия 10" бөтенроссия мультимедиа проекты-конкурсы җитәкчелеге тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан санарга карар итте.

Искәртеп узабыз, 30 августта Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Әхмәт Кадыров исемендәге "Чечня йөрәге" мәчете илнең иң мөһим символларын ачыклауга юнәлдерелгән "Россия 10" конкурсының өченче турында катнашмый дип белдерде.

Ул игълан ителгән тавыш бирү нәтиҗәләре чынлыкка туры килми һәм бирелгән тавышларның реаль санын чагылдырмый дип аңлатып үтте.
Шуннан соң, "Россия 10" проектының рәсми сайтында тавыш бирү турындагы мәгълүматлар буенча техник аудит үткәрелә дигән мәгълүмат пәйда булды.

7 көн дәвамында Интернет-тавыш бирүләр һәм SMS-тавыш бирү буенча да техник аудит үткәреләчәк. Шул вакытка кадәр 10russia.ru сайтында тавыш бирү туктатыла. "Финал вакытында 1 сентябрьнең 12.00 сәгатькә кадәр җыелган барлык тавыш та сакланачак", - дип ышандыра проектны оештыручылар.

Конкурсның икенче туры нәтиҗәләре буенча Татарстанны тәкъдим итүче Кол Шәриф мәчете 9 урынны били. Казанның архитектура символы өчен 1 595 872 кеше тавыш биргән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250