“Россия-10”: Кол Шәриф 16нчы урында
"Россия-10" проектының финалына чыккан Кол Шәриф мәчете өчен 2 миллион 278 мең тапкыр тавыш бирелгән.
Ул хәзер 16нчы баскычны били. 24нче сентябрьдә Татарстан мәчете 12нче урында иде.
Исегезгә төшерәбез, "Россия 10" бәйгесе Россиянең билгесе булырдай 10 тарихи-мәдәни, табигый объектны билгеләү өчен уздырыла. Бәйгенең финалына 30 объект чыкты. Ике җиңүче инде билгеле: Чечня Республикасының "Чечня йөрәге" мәчете һәм Коломна Кремле.
Финалда тавыш бирү кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер бер генә объектка түгел, берьюлы 5 объектка тавыш юлларга кирәк. Интернетта тәүлеккә 3 мәртәбә тавыш бирергә яраса, SMS-хәбәрне финал барышында бары бер генә тапкыр юлларга мөмкин. Кол Шәрифкә тавыш бирү өчен 15 саны һәм аннан соң тагын дүрт объектның номеры язылган SMS-хәбәрне 1880 номерына юлларга кирәк, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа