Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Росреестр хезмәткәрләре ришвәтчелектә гаепләнә

Татарстан Тикшерү идарәсе Росреестрның республика идарәсе баш белгеченә һәм ведомствоның Казан территориаль бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручыга карата җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр итә.

26 яшьлек Регина Таҗетдинова һәм 30 яшьлек Анастасия Степанова 50 мең сум ришвәт алуда гаепләнәләр. Тикшерү версиясе буенча, Казанда яшәүче берәү 2015 елның июнендә риэлтор аша Росреестр идарәсенә кредит алу өчен Сбербанк файдасына үз фатиры белән алыш-биреш итүгә чикләү кертүне теркәүне сорап мөрәҗәгать итә. Теркәүче процедураның закон тарафыннан билгеләнгән срокларда - бер айда башкарылачагын әйтә. Алга таба риэлторның танышы - Таҗетдинова идарә башлыгына 50 мең сум ришвәт биргән очракта теркәүне кичекмәстән башкарырга була ди. Бу хакта риэлтор клиентына хәбәр итә, ә тегесе үз чиратында - хокук сакчыларына. Калганы оператив службалар контроле астында башкарыла. Шулай итеп, 2 июльдә гариза бирүчегә тиешле документларны кайтарганнан соң Таҗетдинова аннан тиешле сумманы ала һәм тоткарлана. Ул акчаның Степановага бирелергә тиешлеген әйтә. 6 июльдә Таҗетдиновадан акчаны алганнан соң Степанованы да тоткарлыйлар. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса