Рок-музыкант Андрей Макаревич депутатлар белән нәрсә бүлешә?
Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров «Машина времени» төркеме лидерын «РФ дошманнары ягына басу»да гаепли.
Ул шулай ук Макаревич «фашистлар белән хезмәттәшлек итә» дип белдерә.
Мондый белдерүләрнең сәбәбе - артистның Украина волонтерлары фонды чакыруы буенча Донецк өлкәсенең Святогорск шәһәрендә качаклар алдында чыгыш ясавы. Андрей Макаревич үзенең намусын яклап, депутатлар белән судлашырга әзер булуын белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа