Робототехника буенча Бөтендөнья олимпиадасының Россия этабы Казанда узачак
Бу ялларда Казан Теннис академиясендә уку-укыту өлкәсендәге робототехника буенча мөһим чара узачак.
Россия Федерациясенең 42 субъектыннан һәм Казахстаннан укучылар робототехника өлкәсендә көрәшәчәк.
Чарада Татарстанның иң эре оешмалары җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашыр дип көтелә . Олимпиада барышында уку-укыту өлкәсендәге робототехника буенча иң яхшы җитештерүчеләр күргәзмә дә тәкъдим итәчәк.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа