Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Робот ясаучылар Әлмәттә дә яши

Казанда узган Бөтендөнья роботлар олимпиадасында Әлмәт командасы 4 урынга лаек булды.

Бу якташларыбызның мәртәбәле җиңүе. Чөнки техник иҗат олимпиадасында Россиянең 41 төбәгеннән, Казахстаннан 400 дән артык команда, атап әйткәндә 6 яшьтән 20 яшькәчә меңләгән робот техниклары катнашты. Робот җыю һәм программалаштыру бурычын күз уңында тоткан бәйгедә Әлмәт данын 16 һәм 25 мәктәп укучылары яклады.
25 мәктәп укучысы Эмиль Сергеев Vectra дип аталган планеталар һәм спутникларны тикшерүче робот-разведчик тәкъдир иткән. "Әлеге роботның төп аермалыгы шул - ул реаль вакыт режимында күргәннәрен видео-сигнал ярдәмендә төп станциягә юллый ала", - ди техник иҗат белән мавыгучы Эмиль. Аның сүзләренчә, төрле робот-техник проектлар күргәзмәсе, мастер-класслар уздыру белән дә чара мавыктыргыч һәм файдалы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250