Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда робот Лилия счетчик күрсәткечләрен алачак

Робот халык белән элемтәгә чыгачак.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин кызыклы яңалык әйтте. Якын киләчәктә Татарстанда счетчик күрсәткечләрен «Телеграм», «ВКонтакте» яки Лилия исемле робот аша биреп булачак.

Моңарчы газ, ут, су өчен исәп-хисап күрсәткечләрен кем ничек бирә иде. Кемдер телефон аша, кемдер сайтта, кемдер түләү башкарганда. Хәзер бу ысулларга яңалары да өстәлергә тора. “Матбугат.ру”ның робот Лилия тавышын тизрәк ишетәсе килә.

Әмма Лилия – бик популяр исем. Берәр сирәгрәк исем кирәк булгандыр. Робот кызга берәр үзенчәлекле ат тәкъдим итегез әле, бәлки алыштырырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса