Татарстанда сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны ачарга рөхсәт бирделәр
Июль уртасында кафелар яртылаш ачылырга рөхсәт алдылар.
15 июльдән республикада:
- 40 кв. метрдан ким булмаган бинада 10 кеше,
- 40 кв. м дан артык булган биналарда бер кешегә буш мәйдан 4 кв.м дан чыгып билгеләнә.
- һәр кешегә 4 кв.метрдан да ким булмаган буш мәйдан белән тәэмин иткәндә ваклап сату объектлары эше рөхсәт ителә.
Мәдәни-массакүләм һәм күңел ачу чаралары элеккечә үк тыела, 1,5 метр дистанцияне тәэмин иткәндә һәм бер өстәл артында 4 кешедән дә артмаганда җәмәгать туклануы эше рөхсәт ителә. Биналарның тулуы 50% тан да артмаска тиеш дип карар бирде ТР Министрлар кабинеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа