Риза Фәхретдин исемендәге мемориаль музей хезмәткәрләре Әлмәт укучылары өчен музей дәресләре уздыра
Риза Фәхретдин исемендәге мемориаль музей Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган музей дәресләре уздыра.
Ул шәһәрнең 1 нче мәктәбеннән башланды. Үзенчәлекле дәрес барышында укучылар туган як тарихы, илебезнең күпмилләтле мәдәният үзенчәлекләре белән таныштылар. "Без яшәгән шәһәр" дип исемләнгән музей дәресенең чираттагы тукталышы - 37 нче балалар бакчасы. Әлмәт тарихы белән танышкан, музей хезмәткәрләре сорауларына җавап та биргән балаларны аеруча музей экспонатлары, атап әйткәндә борынгы уенчыклар кызыксындырды", ди музей директоры Диләрә Гыймранова. Риза Фәхретдин исемендәге мәдрәсә кызлары өчен исә алар Әниләр көненә һәм танылган мәгърифәтченең 155 еллыгына багышланган дәрес оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа