Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә география укытучыларының семинары узды
Әлеге чара "Бөтендөнья су көне"нә багышланган иде.
Килгән кунаклар игътибарына су ресурсларын саклауга багышланган стенгазеталар тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар фитобарда да булдылар. Соңыннан алар Нептун һәм Су анасы катнашында театральләштерелгән тамаша карадылар.
Семинарның икенче өлешендә укытучылар Сингапур методикасы белән үткәрелгән ачык дәресләрдә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа