Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Риза Фәхреддин музее музейлар фестивалендә катнашты

3-9 июньдә "Манеж" үзәк күргәзмәләр залында "Интермузей-2014" халыкара музейлар фестивале булды.

Фестивальдә Татарстаннан катнашучылар байтак иде: ТР милли музее, Казан Кремле музей-тыюлыгы, Алабуга шәһәре музей-тыюлыгы, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш туган якны өйрәнү музее, Менделеев туган якны өйрәнү музее һәм Әлмәт районының Кичүчат авылыннан Р.Фәхреддин мемориаль музее.

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны РФ премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин сәламләде.

"Интермузей-2014" фестивале мәдәният елында "Музей технологияләре һәм техномузей җиһазлары" дигән тема астында үтте. Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре музейның фондларын күрсәттеләр, галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр, килүчеләрне Әлмәт шәһәре күренешләре белән гаҗәпләндерделәр. Музей стендының кунакларына галимнең "Татнефть" ААҖ булышлыгы белән "Рухият" фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса