Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Риза Фәхреддин мирасы – саекмас белем һәм тәрбия чишмәсе ул

Безнең бабаларыбыз үзләренең гыйбрәтле яшәү чорында бай тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм аны буыннан буынга мирас итеп калдыра барган.

Бөек галим, киң карашлы мәгърифәтче, язучы, тарихчы һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның күп санлы хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы, гүзәл холыклы булырга өйрәтә.

Түбән Мактаманың 64 нче "Кояшай" балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану буенча педагогик укулар булып узды. Кичәнең кунаклары Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтеннән Исмагил хәзрәт; филология фәннәре кандидаты, Кичучат авылы Р.Фәхреддин исемендәге мемориал музей мөдире Гимранова Д.Г.; Түбән Мактама "Туган як тарихын өйрәнү" төбәк музее мөдире Мавлетбаева Г.А.;мәгариф идарәсе белгече Зиганшина С.М. хәзерге көндә яшь буыннны тәрбияләүдә Ризаэддин Фахреддин мирасының әһәмияте бик зур булуын ассызыклап үттеләр.

Тәрбиячеләр Исмагилова Г.Р., Нагимова Б.З., Р.Фәхреддиннең хезмәтләрендәге бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр аша балаларда кешелеклелек, инсафлылык, әдәплелек, әхлаклылык кебек сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән эшчәнлек күрсәтте.

Сунгатуллина В.Р. бәйрәм кунаклары -шәһәребез тәрбиячеләре белән Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлы буенча эшмәкәр уен үткәреп тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Тәрбияче Гатауллина Л.Р. әниләр белән тәрбия мәсәләләренә кагылышлы сорауларны, проблемаларны чишүнең дөрес юнәлешен, юлларын күрсәтте.

Балалар бакчасы мөдире Сунгатуллина Г.Г. Ризаэддин Фәхреддин мирасын балалар бакчасында куллану, системага салынган, эзлекле, максатчан юнәлеш алган тәрбия эше белән таныштырды. Балалар бакчасына килгәч, ничек итеп сабыйларда "тәрбияле бала" сыйфатларын тәрбияләүдә уңышларга ирешергә, дөрес юнәлеш биру юллары белән уртаклашты.

Милләтебезнең язмышы, киләчәге, үсеше өчен һәр тәрбияче үз өстендә эшләргә, Р. Фәхреддиннең киңәшләрен онытмаска тиеш. Милләтне яшәтерлек буын тәрбияләү - һәрберебезнең изге бурычы.

Балалар бакчасы мөдире Сунгатуллина Г.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса