Ришвәтчеләрне фаш итәләр
Әлмәт җирлегендә быел төрле мәгълүматлар буенча ришвәтчелек белән бәйле 42 дән алып 50 гә кадәр җинаять теркәлгән.
Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров белдергәнчә, алар 11 җинаять эше ачуга җирлек булган. Шуларның 10 сы түрәләр һәм хокук органнары хезмәткәрләренә карата ачылган. 1 очракта коммерция предприятиесе җитәкчесе гаепләнә. Бу хакта Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа