Әлмәт таңнары

Ришвәтчелек белән ничек көрәшергә?

Әлмәт түрәләре аның теориясен яхшы белә.

Һәрхәлдә, район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы комиссия утырышының чираттагысы шуңа ишарә.

Бу юлы торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Дамир Аскиев хисап тотты.

- Тармакка хуҗалык итү формасы төрле булган предприятиеләр хезмәт күрсәтә. Ришвәтчелек белән көрәш өчен Һәммәсеннән вәкилләр катнашында бердәм комиссия төзелде һәм чаралар комплексы эшләнде, - дип башлады ул чыгышын. Шулай ук коммуналь хезмәтләр сыйфатына һәм халыктан җыелган акчаларның ничек файдалануына катгый күзәтчелек булуын, финанс дисциплинасын ныгыту чаралары күрелүен дә билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, 2014 елда департаментка әлмәтлеләрдән 902 шикаять килгән. "Әлеге гаризаларга билгеләнгән регламент нигезендә җавап кайтару контрольдә", - диде Дамир Аскиев.

Реклама

Чыгыштан аңлашылганча, быелның 1 сентябреннән гамәлгә кергән күпфатирлы йортлар белән идарә итүчеләрне лицензияләү турындагы федераль закон да тармакта эш сыйфатын камилләштерү, квалификацияне күтәрү өчен стимул булачак.

Департамент җитәкчесенең муниципаль торакка даими күзәтчелеге, соңгы бер айда ягулык сезонына әзерлек торышын тикшерү белән шөгельләнүләре турында ишеткәч, шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров "торак инспекциясенә ничә акт тапшырдыгыз", - дип сорады. Җитәкче җавап бирергә әзер түгел иде.

- Департамент төзелгәндә без аның тармакта эшләүчеләргә генә түгел, хезмәтләрдән файдаланучыларга да ярдәм итәсенә ышанган идек, - дип беренче көн тәртибенә прокурор нокта куйды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: