Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәтче юристны клиентлары «саткан»

41 яшьлек Наталья Кочина «мошенниклык» маддәсе буенча гаепләнә. Ул былтыр җәй закон белән бәйле проблемалары булган клиентларына ришвәт юлы белән мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим иткән.

Бер гаепләнүченең туганнарыннан дәүләт органнарындагы мәгълүм кешеләргә тапшыру өчен 2,7 млн сум сораган. Аванс буларак юристка 310 мең сум биргәннәр. Икенче бер клиенттан ул 1,3 млн таләп иткән. Соңрак алардан 400 мең сум аванс алган.

Өченче клиентның 500 мең сум бирергә тиешле туганнары ришвәтчелек турында полициягә хәбәр иткәннәр. Юристны акчаны алганда тоткарлаганнар. Суд аны шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса