Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәтче-түрәләрнең мөлкәтен конфискациялиячәкләр

"Справедливая Россия" фракциясе "хезмәт вәкаләтләреннән файдаланып җинаять кылган түрәләр өчен шартлы җәзаны реаль срок һәм конфискация белән алыштырырга" тәкъдим итә.

Моның өчен гамәлдәге законнарга төзәтмәләр кертү кирәк.

- Президент юкка гына ришвәтчеләрне һәм казнаны талаучыларны террорчыларга тиңләү зарурилыгы турында искәртмәде, - ди фракция рәисе урынбасары Олег Нилов. - Дәүләт бюджетыннан явызларча файдаланганнарны террорчыларга булмаса, сатлыкҗаннарга тиңләргә кирәк. Аларга карата катгый санкцияләр куллану җинаятьчел юлга әле генә аяк басучыларның котын алырлык булсын.

Депутат шулай ук законга ришвәт алган җинаятьченең туганнарының да мөлкәтен конфискацияләү турында төзәтмә кертергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса