Ришвәт проблемасын хәл итмәүчеләр эшсез калырга мөмкин
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорларына ришвәтчелек проблемасын хәл итмәсәләр, кадрлар мәсьәләсен хәл итү чаралары күреләчәк, дип искәртте.
Мондый янау ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет утырышында яңгырады. «Алтын яшьләр»нең Татарстан вузларында зачет һәм имтихан сессияләрен тоташ сатып алуы турындагы мәгълүмат Миңнехановның ачуын кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа