Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәт: бирмә дә, алма да!

Ришвәтчелекне ничек бетерергә?

Аның өч юлы бар, диләр. Беренчедән, көрәш, ягъни "йонлач куллыларны" ачыклау һәм җавапка тарту. Икенче юлы - ришвәтчелек өчен җирлекне бетерү. "Электрон чират", "Халык контроле", "Бер тәрәзә" кебек хезмәтләр гамәлгә кертеп, мәсәлән. Өченче юлы - ришвәтчелеккә каршы пропаганда.

Яшьләр өчен соңгысы отышлы. "Не дать - не взять!" ришвәтчелеккә каршы яшьләр программасы координаторы Андрей Петухов шундый фикердә. Бу хакта ул Яшьләр үзәгендә шәһәрдәге югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары белән очрашуда искәртте. Бу чараны "Татарстан яшьләренең иҗат академиясе" оештырды.

Февраль аеннан майга кадәр узган "Ришвәт - объективта" дип аталган социаль роликлар бәйгесендә республиканың 8 шәһәреннән 170 тән артык кеше катнашкан. Призерлар арасында әлмәтлеләр дә бар. Әлмәт студентлары белән очрашуда "Ришвәтчелек укучылар күзлегеннән" номинациясендә призлы урын алган 1 урта мәктәп һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган Түбән Мактама бистәсенең 2 мәктәбе роликларын күрсәттеләр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса