Әлмәт таңнары

Рифкәт Миннеханов: “Сәбәбен үзегездән эзләгез”

Татарстанның баш инспекторы Рифкәт Миннеханов быел әлмәтлеләр белән март аенда бер очрашкан иде инде. Бу атнада ЮХИДИ идарәсе башлыгы нефтьчеләр каласына тагын килде.

Инспекторлар хезмәтеннән зарланырга хирыс шәһәрдәшләр күпләп килгәндер дип уйлап ялгыштым. Бу юлы очрашуга 7 кеше язылган булган. Аларның да икесе килмәгән. Килгәннәренең бер ишләре автосөючеләр, шәһәрнең экологик чисталыгы өчен җанатып йөрүчеләр дә бар. Рифкәт Миннеханов "мондый очрашуларга нигездә юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле эшләрнең нәтиҗәсенә канәгатьсезлек белдереп киләләр", - ди. Шундыйларның берсен безгә дә ишетергә туры килде.

- Нурлат-Кузай трассасының 81 км ында тыя торган билгегә кадәр КАМАЗ машинасын уздым. Ә инспекторлар беркетмәне "83 км да "узу тыела" билгесеннән соң маневр ясады", - дип төзеде. Янымда шаһитем дә бар иде. Документка аның турында яздырмадылар да, беркетмәне тартып алдылар, - дип зарлана баш инспекторга КАМАЗны каршы як полосага чыгып узуын таныган машина йөртүче.

Бу "башбаштаклык" белән килешергә теләмәгән ир-ат судка мөрәҗәгать иткән. Мәхкамә карары гына аның файдасына булмаган, ахрысы. Шәһәрдә ЮХИДИ идарәсе башлыгы кабул итүен ишетеп килгән.

- Дөресен әйткәндә, кулында суд карары булган кешене кабул итмәскә хакым бар. Чөнки ризасызлык белдереп, башта югарыдагы органга мөрәҗәгать итәргә кирәк иде (Гадәттә андый каршылыклар шулай отышлы хәл ителә икән.Л.М.). Шуннан соң гына судка барырга була. Аның тәртибе шулай. Ә хәзер "минекеләр" буташтырган дип фаразлаган очракта да, мәхкамә карарына ревизия ясый алмыйм. Икенчедән, сез беркетмәгә "риза түгел" дип язмагансыз. Ул язу булган очракта, видеокамерадагы язма саклана, без аны карап нәтиҗә ясый алабыз. Ә болай бернинди дәлил дә юк, - дип аңлатма бирде Рифкәт Миннеханов.

Юлда тәртипле йөрүе турында берничә тапкыр искәрткән шикаятьче сүз ара сүз ияреп, шундый форсат белән бер генә тапкыр судлашмавы, җитмәсә Казанда машинасының номерларын каплап, Кремльгә кадәр баруы турында мактанып алды.

Инспекторның "номерларыгызны нигә капладыгыз" дигән соравын исә ул "камералар язып алмасын өчен" дип җаваплады. "Тәртипле" йөртүчеләргә дә шулай яшеренергә кирәк микән?!

Бу хәлне 21 ел машина йөртү стажлы, кагыйдә бозарга күнекмәгән, шуңа күрә гаделсез җәзаны дәгъваларга да иренмәгән берәүгә сөйләдем.

- Бу бик "томанлы" шикаять инде, - дип башлады ул шәрехьләмәсен. -Нахакка таручы беркетмәгә ризасызлыгын язарга, шаһитенең кемлеген күрсәтергә тиеш иде. Ул беркетмәне тартып алдылар дигән. Хәзерге телефоннар камера, диктофон белән тәэмин ителгән. Аннан соң инспекторларның машинасында зур итеп ышаныч телефоны күрсәтелә. Шунда ук әлеге номер буенча шалтыратып ризасызлык белдерә ала иде. Ә ул сөйләшү язып барыла. Тик менә законлылык эзләп йөрүченең баш инспекторга "номер каплап йөрүе турында" мактануы акылга сыймый.

Юкка гына бу гражданинны озатканда Рифкәт Миннеханов "ризасызлыгыгызның сәбәбен үзегездән эзләгез" димәгәндер.

Реклама

Очрашуга килүчеләр арасында шулай ук шәхси секторда зур йөк машинасы хәрәкәтен чикләүдә ярдәм өмет итүчеләр, сатылган машинасы өчен әле дә булса штрафлар килүеннән зарланучылар, машина кузовын алыштырганда аны теркәү нечкәлекләре турында белешергә теләүчеләр бар иде.

Юллар торышына билге куярлык түгел

Гражданнарны кабул итүдән соң ЮХИДИ идарәсе башлыгы журналистлар белән аралашты. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәвамлы программа гамәлдә булуга карамастан һәлакәтләрдә үлүчеләр арта",- дигән фикерне ул "республика буенча киресенчә, узган ел үлүчеләр 60 кешегә артыграк иде",- дип шәрехьләде.

- Турыдан-туры булмаса да аварияләргә юлларның торышы да сәбәпче. Сез Әлмәт юлларын ничек бәялисез?

- Чагыштырмача, начар түгел. Ни әйтсәң дә нефть төбәге, шәһәрнең юлларны карарга мөмкинлеге бар, - дип искәртте Рифкәт Миннеханов. - Инспекторлар да вәкаләтләре кушканча, юл торышының канәгатьләнерлек булуын тәэмин итәргә тырыша. Мисал өчен, юлларны карау турында катгый таләп белән. Ләкин юл юк икән, аны сала алмыйлар. Илнең башка төбәкләреннән килүчеләр бездәге юлларның яхшы булуын әйтә. Ләкин мин аның торышына билге куя алмыйм. Өслек сыйфаты, юл билгеләре һәм башкалар буенча хәл ителмәгән сораулар бар икән, димәк ул начар.

Елның узган чоры статистикасына күз салсак, 6 айда Әлмәт җирлегендә 120 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 19 кеше үлгән, 168-е төрле имгәнүләргә дучар булган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләр саны һәм үлүчеләр арткан. Һәлакәткә китергән төп сәбәп буларак белгечләр тизлек режимын сакламау, каршы як хәрәкәт юлына чыгу, җәяүлеләр кичә торган урыннарда кагыйдә бозуны атый. 11 авария исә исерек йөртүчеләр аркасында булган. Әлеге һәлакәтләрдә өзелгән 6 гомер дә алар намусында. Сүз уңаенда, каләм ияләре белән әңгәмәдә баш инспектор "Антипьян" проектына да тукталды. Әлмәттә быел руль артына исерек килеш утырган 65 йөртүче тоткарланган. Бу күрсәткеч былтыргы саннар белән чагыштырганда кимрәк.

- Ләкин бу алкоголь кулланган шоферлар ким дигән сүз түгел. Юлларда кизү торучы инспекторлар саны кимеде. Әлмәттә мисал өчен, хезмәткәрләр 22 процентка кыскартылган, - дип ассызыклый баш инспектор. -Шулай да исерек килеш тоткарланган өчен 30 мең сум штраф, кабат эләксә 50 мең сумлык җәза нәтиҗәсез калмый, әлбәттә.

ЮХИДИнең Әлмәт бүлегеннән Рифкәт Миннеханов 35 нче "Нәни ил" балалар бакчасына юл алды. Биредә ул юлларда балалар имгәнүен кисәтүгә багышланган иминлек атнасы чарасын карады. Һәм әлеге учреждениедә эшнең яхшы методика буенча башкарылуын билгеләп үтте.

- Балалар тәрбияләүдә Әлмәт үзенчәлекле, заманча алым куллануы белән аерылып тора. Юл хәрәкәте иминлеге темасын да читләтеп узмаулары аеруча куандыра, - дип бәяләде күргәннәрен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: