Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Риэлторны хөкем иткәннәр

39 яшьлек риэлтор ханым үз гомерендә мошенниклык өчен өч тапкыр хөкем ителгән булган инде.

Яр Чаллы хатынын 2014 елда Әлмәт шәһәр суды баласы 14 яшькә җиткәнчегә кадәр кичектерү биреп, 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әмма ул сабак алмаган. Кешеләрдән фатир өчен залог дип акча җыюын дәвам иткән. Кемгәдер үзен юрист, судья дип таныштырып та проблемаларын чишү өчен акча алган. Аферистка үзенең гаебен таныган. Суд аны бу юлы 4 елдан артыкка ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш суд аңа китергән зыянны - 5 миллион сумнан артык акчаны да кайтаруны йөкләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса