Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәтле була белик

Халык турыдан бәреп, юлны кыскартып йөрергә ярата. Ниндидер янга калдырылган 15-20 секунд өчен ямь-яшел газоннарга сукмаклар салына, чәчәклекләр таптала. Монысы сүз уңаенда.


Үзәк район шифаханәсе белән аның артындагы микрорайонны кечкенә генә инеш аерып тора. Кешеләр элегрәк биредәге ике торба ярдәмендә салынган басма аша гына җилдерәләр иде. Тишек-пошык такталар аша сакланыбрак үтәргә туры килде. Әлеге басма күп кешегә хезмәт итте. Аның аша чыгып кемдер үзәк район, балалар, йогышлы авырулар шифаханәләренә барды, икенчеләр транспорт тукталышларына, эшкә ашыкты, нәниләрен җитәкләгәннәр дә байтак кына күренде. Басма кешеләр тормышына куркыныч тудыргач, аны сүтәргә булдылар һәм биредә башкасын ясамаска уйладылар. Ник дигәндә, агачлар арасыннан йөргәндә куркытып акча сораучыларга юлыгучылар да булды, территорияне чүпләүчеләр дә күренде, башкалар да сәбәпләр дә итеп китерелде. Әлбәттә, басма булмауга күпләр бик кайгырды. Яшьрәкләр инеш суына ташлар, бүрәнәләр куеп булса да барыбер йөрүен дәвам итте.
Кешеләрнең, бигрәк тә шифаханәгә йөрүче өлкәннәрнең моң-зарына колак салынды: күптән түгел биредә менә дигән күпер барлыкка килде. Хәзер аннан курыкмыйча чыгарга була. Култыксалар эшләнгән, күпергә илтә торган юлга асфальт җәелгән. Кыскасы, шәһәр автомобиль юллар идарәсе нык тырышкан.
Кешеләр мәнфәгате кайгыртылган, тик менә аларның кайберләре ашка таш белән атуларын дәвам итә. Шулай булмаса, күпердән шифаханәгә илтүче тротуарның як-ягы буш шешәләр, кәгазьләр, ертык бахиллалар, бер сүз белән әйткәндә, чүпләр белән тулыр идеме икән?! Тәртип, үзаң һаман да җитенкерәми әле, җәмәгать!
Ирина Апачаева
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250