РФ Президенты Россиядә кеше хокукларын яклау буенча яңа тулы вәкаләтле вәкил кандидатурасын раслаган
РФ Президенты Владимир Путин РФдә кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил вазифасына Элла Памфилованың кандидатурасын хуплаган.
Әлеге вазыйфаны башкаручы Владимир Лукинның вәкаләтләре февральдә төгәлләнә, дип хәбәр итә «Интерфакс».
"Без килештек, мәсьәлә хәл ителгән, дип саныйк. Законда каралган процедура нигезендә, ул кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилгә кандидат буларак кертеләчәк", - диде Владимир Путин Россиянең алдынгы хокук саклау оешмалары вәкилләре белән очрашуда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа