Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ омбудсмены пандемия чорында Татарстан хакимияте органнарының эшен мактады

Татьяна Москалькова Казанда студентлар белән очрашуда безнең республиканың тәҗрибәсе башка төбәкләрдә дә кулланылуын билгеләп үтте.

Татарстан җитәкчелеге covid-19 таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә пандемия чорында адекват, нигезле чаралар күрде. Бу хакта бүген РФда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова КФУ студентлары алдында лекциядә хәбәр итте.

«Пандемия темасы дәвам итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хәзерге вакытта нинди этапта булуын, ниләр эшләнүен, нинди авырлыклар булуын җентекләп аңлатты. Бүген Татарстан тәҗрибәсенең башка төбәкләр тарафыннан кулланылуы бик мөһим. Пандемия вакытында план билгеләнгән: бу кешеләргә, шул исәптән дару чаралары, препаратлар һәм хастаханәләрдә койка-урыннар булу өчен, ярдәм итү өчен чараларның  җитәрлек булуы. Икенчесе — күрелә торган чараларның төгәллеге, адекватлыгы», - диде ул.

Омбудсмен кайбер республикаларда кешеләр ачулана, протест митингы белән чыга, дип билгеләп үтте, чөнки аларга карата дөрес чикләү чаралары күрелмәгән дип санаганнар. Бу төбәкләрдә хокукый пропаганда эпидемиянең бөтен куркынычын халыкка җиткерә алмагандыр, мөгаен.

«Татарстанда бу моментлар яхшы дәрәҗәдә үтәлгән, монда без бу мәсьәләне тулысынча аңладык», — дип ассызыклады Москалькова.

Татьяна Москалькова безнең Республикага эш сәфәре кысаларында КФУ студентларына «Россия хокук саклау системасында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының роле һәм урыны» дигән лекция укыды. Бүген ул ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса