Әлмәт таңнары

Республиканың барлык нефть компанияләре галимнәре, белгечләре Әлмәттә җыелды

Быел Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 70 ел тула.

Әлеге уңайдан республиканың барлык нефть компанияләре галимнәре, белгечләре, Мәскәү һәм Башкортстаннан килгән кунаклар "Әлмәтнефть" идарәсенең "Юность" ял базасына фәнни-гамәли конференциягә җыелды.

"Геология һәм Татарстанда нефть ятмалары эшкәртү тарихы һәм перспективалары" темасына конференция ике көнгә сузылды. Анда яңгыраган докладларда төрле темалар, шул исәптән Татарстанда нефть чыгару тарихы, технологик мәсьәләләр, кара алтын табудагы яңа юнәлешләр күтәрелде.

- 70 ел безнең өчен истәлекле вакыйга. Россиядә нефть чыгару өлкәсендә эшләүчеләр белән чагыштырганда "Татнефть" Советлар Союзы чорындагы күркәм традицияләрне саклап калган өлкән компанияләрнең берсе, - диде генераль директор урынбасары - компаниянең баш геологы Рәис Хисамов, конференцияне ачып. - 70 нче елларда без күп нефть чыгаруны тәэмин иттек - елына 100 миллион тоннадан кара алтын таптык һәм Советлар Союзында аның күләме буенча беренче урын алдык. 90 нчы еллардан кабат үсеш башланды. Бүген без республика буенча шулай ук елына 32,7 миллион тонна нефть чыгарабыз.

Татарстанда җиде дистә ел дәвамында 3 миллиард 180 миллион тонна нефть җитештерелгән. Аның 3 миллиард 7 миллионын "Татнефть" ААҖ, 77 миллион тоннасын кече нефть компанияләре чыгарган. Шушы дәвердә 52 меңгә якын скважина борауланган, шуның 45 меңнән артыгы "Татнефть" компаниясенә туры килә. Соңгы елларда горизонталь һәм күпзабойлы скважиналар бораулауга зур игътибар бирелә. Инде 552 горизонталь, 92 күпзабойлы, 257 ян-горизонталь, 691 ян кәүсә борауланган.

Баш геолог Ромашкино нефть ятмаларының төп, Татарстанда нефть чыгару базасы булуын искәртте. Бүген биредә нефть табу эше тотрыклыландырылган. Ромашкино нефть ятмаларында бер миллион тоннадан артык нефть биргән 118 скважина бар. Төп күләмнәр "Әлмәтнефть" идарәсенә, Миңлебай һәм Габдрахман мәйданчыкларына туры килә.

- Миңлебайдагы 188 нче скважина тарафыннан 2 миллион 28 мең тонна нефть табылды. Мондый скважина берәү генә. Габдрахмандагы иске 19 нчы скважина беренчеләрдән булып 1 миллион 852 мең тонна кара алтын бирде. 1951 елда эшли башлаган әлеге скважина бүген дә сафта. Иң күп нефтьне бүген Алабугадагы 251 нче скважина бирә - тәүлегенә 79 тонна. Без мондый скважиналарның санын арттыру бурычын куйдык, - диде Рәис Хисамов.

Реклама

Нефть чыгару дәвам итә. Җир асты байлыклары да иксез-чиксез түгелдер. Кара алтын төбенә төшмәбезме? Бу хакта бик күпләр уйлана. Исәпләүләргә караганда, ә алар 2020, хәтта 2030 елга кадәр ясалган, әлегә борчылырга урын юк. Компаниянең запасы булу бәйсез аудиторлар тарафыннан да расланган - традицион нефть запасы 1 миллиард 214 миллион тонна тәшкил итә. Дөрес, бүген запаслар структурасы үзгәргән. 73 проценттан артык - бу авыр табыла торган нефть запаслары. Бүген дәүләт һәм нефть компанияләре әлеге категориядәге нефть чыгару, запасларны эшкәртүгә кертү хакында уйланалар. "Компания төп юнәлешләр - скважиналарны горизонталь бораулау, бер үк вакытта-аерым кудыру, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыручы алымнар куллану буенча эшли. Бүген запаслар арттыру белән шөгыльләнәбез. Нефть чыгарылуга да карамастан, алар үзгәрешсез кала. Катламнарның нефть бирүчәнлеген физик һәм химик ысуллар ярдәмендә арттыру хисабына компаниядә нефть чыгаруны бүген 23 процентка тәэмин итәбез", - дип аңлатты баш геолог. Эксперимент уздырулар дәвам итә. Мисал өчен, узган ел яндагы кәүсәләрне башка юнәлештә, башка катламнарда бораулау буенча эксперимент үткәрелгән. Ян-горизонталь кәүсәләр бораулауның нәтиҗәсе сизелгән. Аерым скважиналарда дебит тәүлегенә 20-30 тоннага җиткән. Өстәвенә әлеге яңа скважиналарны арттыру резервлары да бар икән. Баш геолог бу технологияне әйбәт дип саный, аның фикеренчә, җылыту алымы өстендә дә эшләргә кирәк. Җылыту алымы хәзергә Яшәүче ятмаларында кулланыла.

Үтә үзле нефть һәм табигый битум табу буенча да максатчан эш алып барыла. Үтә үзле нефтьнең запасы 75 миллиард тоннага кадәр исәпләнә. Бүген мондый геологик запаслы 450 ятма ачыкланган. Яшәүче нефть ятмаларында 20 пар скважина борауланган, 12 пар скважина эштә. Алардан тәүлегенә 325 тонна үтә үзле нефть чыгарыла.

Эшчәнлектә нигездә "ТатНИПИнефть" эшләгән технологияләр кулланыла. 2012 елда үтә үзле нефть буенча 150 патент алынган. Аларның берсе Канадада. Биредә үтә үзле нефть катламының калынлыгы берничә йөз метр тәшкил иткән объект өчен ясалган.

- Компания мондый эшләр белән дә шөгыльләнә. Катламташ нефте буенча да бурыч куябыз. Бүген аның буенча "Татнефть"тә программа расланды. Катламташ нефте буенча эшне тизләтү өчен Америка компанияләре белән дә очрашулар үтте, - диде Рәис Хисамов. - Мин Татарстанда нефть чыгаруны сизелерлек арттырырга була дип исәплим, "ТАНЕКО"ның да куәтен арттыра алабыз, безнең перспектива бар, эшне активлаштырырга, авыр табыла торган нефть запасларын арттыруда яңа юнәлешләр эзләргә кирәк.

Ахырдан докладларны тикшерү, фикер алышулар булды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: