Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республиканың 14 районында буйдак егетләрне санаячаклар

ЗАГС идарәләре өйләнмәгән егетләрнең санын билгеләргә җыена.

18-60 яшьлек ир-атларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирәчәк. Төп масат - аларның ни өчен өйләнмәүләрен, аерылуларын ачыклау һәм гаилә корырга аларга нәрсә комачаулавын белү. Анкета нәтиҗәләре билгеле булгач, районнарда танышу клублары оештырылачак, ди ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белгечләре.

Буйдакларны Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим, Спас районнарында санаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса