Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада онкологик авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау күбәйде

Республика клиник онкология диспансерының 2013 елгы эшчәнлеген йомгакладылар. Йомгаклау медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанов катнашуында булды.

2013 елда пациентларга онкологик ярдәмне күрсәтүнең йомгаклары турында төп доклад белән ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хәсәнов чыгыш ясады. Үз докладында ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлгән эшне билгеләде. Яман шешләр белән авырый торган пациентларның азган булулары һәм аларның беръеллык үлем саны күрсәткечләренең уңай динамикасы бар. Авыруның иртә стадияләрендә ачыкланган пациентлар саны арта (2012 елда - 54,2%, 2013 елда - 56%), моңа халыкны диспансерлаштыруны уздыру да йогынты ясады.

Шулай ук йомгаклау медицина советында, мәсьәләләр арасында 2014 елда булачак приоритетлы булып тора торган онкопатологиядән үлем санын әзәйтү, онкологик ярдәмнең сыйфатын арттыру, республикада яңа белгечләрне хәзерләү, яңа технологияләрне кертү, онкологик хезмәтне мәгълүматлаштыру, стационар урынына кулланыла торган технологияләрне үстерү, ПЭТ-үзәгенең эш күләмен арттыру һәм РНТ бүлеген ачу кебек мәсьәләләр карап тикшерелде.

http://minzdrav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса