Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада бер тәүлек эчендә суда өч үлем

Яр Чаллыда шәһәр пляжы артындагы сулыкта 14 яшьлек малай иптәшен суга батудан коткарганда үзе батып үлә.


 

Берничә үсмер су керергә баралар. Берсен агым алып китә башлавын күреп, 14 яшьлек малай ярдәмгә ташлана. Ул иптәшен ярга таба якынайта ала, әмма үзен соңгы мизгелдә дулкын каплый һәм аның йөзеп чыгарга хәле җитми. Хәзер суга батучының гәүдәсен эзлиләр.

Моннан алдагы көнне Казанда да суга бату очрагы теркәлә. Үги кызын коткарырга кергән ир үзе дә, үги кызы да батып үләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса