Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Республикада авыл хуҗалыгы паркын яңарту программасы старт алды

«Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы бик зәгыйфь. - Зыянга эшли торган бизнесларны оптимальләштерергә кирәк. Бу идарә итү системасына да, техник җиһазландыруга да бәйле.

Безгә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын торгызу мөһим,» - ди Рөстәм Миңнеханов.

Быел республикада авыл хуҗалыгы паркын яңарту программасы старт алды. Программа өч елга исәпләнгән һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сатып алган техника хакының 40%ын кире кайтаруны күздә тота. Бюджеттан бу максатларга елына 2 млрд. сум акча бүленәчәк. Совет утырышында Татарстан президенты авылдагы кадрлар проблемасына да игътибарны юнәлтте. Бүген тармакта агрономнар, ветеринария табиблары, башка белгечләр җитешми . «Җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы түләмичә, авылны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү кыен булачак», - диде ул. Ә бүген авылда уртача хезмәт хакы 13 мең сум. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, белгечләргә белем бирү сыйфатын арттыру, профильле югары уку йортларына студентларны максатчан җыюны тәэмин итү, аларның авылда калдыру буенча чаралар күрергә кирәк. http://bolgarradio.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса