Республикада авиакеросин җитештерелә
Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында РТ, ТС-1 һәм Джет А-1 маркалы реактив двигательләр өчен ягулык җитештерелә башлады, дип хәбәр итә «Татнефть»нең матбугат хезмәте.
Авиация керосины агымдагы елның мартында эшләтеп җибәрелгән катнаш гидрокрекинг установкасында (КУГ) җитештерелә. «ТАНЕКО»ның җитештерү куәтләре елына 500 мең тоннага кадәр авиакеросин эшләп чыгару мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа