Әлмәт таңнары

Республикада 771,0 мең тонна ашлык суктырылган

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 336,4 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнан 21% тәшкил итә.

Республика районнарында уҗым бодае - 161,9 мең га, көзге арыш - 149,0 мең га, арпа - 8,8 мең га, борчак 12,0 мең га мәйданда җыелган.

Республикада 771,0 мең тонна ашлык суктырылган. 381,2 мең тонна уҗым бодае, 334,1 мең тонна көзге арыш, 20,7 мең тонна арпа, 20,4 мең тонна борчак җыелган.

Бер көн эчендә республика игенчеләре тарафыннан 33,7 мең га мәйданда 74,3 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган һәм җыелган.

Татарстан аграрчылары тарафыннан 254,0 мең га мәйданда берьеллык һәм катнаш азык җыелган. Бу - фаразланганнан 89 % тәшкил итә.

493,6 мең га җир көзге чәчүгә әзер.

http://agro.tatarstan.ru/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: