Өреп кабартылган чанада шуу фаҗигале тәмамланган
Узган шимбә кичендә Зәй районының Иске Токмак авылында өреп кабартылган чанада шуу яшь егетнең үлеме белән тәмамлана.
Яшьләр әлеге чананы «ДЭУ-Нексия» машинасына эләктерәләр һәм шуа башлыйлар. 24 яшьлек шофер руль белән идарә итүне югалта һәм чана туктап торган «Хендай Гетз» машинасына килеп бәрелә. Чанадагы 23 яшьлек егет алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә.
Полициядә хәбәр итүләренә караганда, «Нексия» шоферы авария булганнан соң ук кайгысыннан алкоголь кулланган. Ә бу билгеләнгән кагыйдәләрне бозу булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа