Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрбер тармакта чыгымнарны кыскарту юлы бар

Әлмәттә сакчыл җитештерүгә багышланган Лин-конференция булып үтте. Аның эшендә илнең эре сәнәгать предприятиеләре, Япония Бөекбритания компанияләре җитәкчеләре, әйдәп баручы белгечләр катнашты.

Бүген сакчыл җитештерүгә зур игътибар бирелү очраклы түгел. Базар мөнәсәбәтләре, конкуренция шуны таләп итә. Кулланучыларны иң беренче чиратта арзан да, сыйфатлы да булган продукция җәлеп итә. Сакчыл җитештерүнең нигезендә нәкъ менә аз чыгымнар ярдәмендә ирешелгән югары җитештерүчәнлек, сыйфатлы продукция, янга калдырылган ресурслар ята. Конференциягә җыелучылар күргәзмә белән танышканда бу программаның отышлы булуына тагын бер кат инандылар. Мисал өчен, республикада әлеге программаны тормышка ашыруга 2006 елда ук керешкән "КАМАЗ" җәмгыятенең икътисади нәтиҗәлелек күләме сигез ел эчендә 30 миллиард сумлык булган. Алабуга автозаводында да сакчыл җитештерү алымы дистә елга якын кулланыла икән. Бүген биредә хезмәт җитештерүчәнлеге ундүрт тапкырга арткан. Узган ел алар тагын бер проектка алынганнар. Монысы офисларда сакчыллык буенча. Шулай ук "Мотовилихинский заводлары" ПАО, "Татнефть" ААҖ, НПО "Сатурн", "Газпромнефть-Снабжение" һәм башкаларның күргәзмәләре һәркемдә кызыксыну, сораулар тудырды.
Конферециядә катнашучыларны сәламләү сүзе белән "Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Ибраһимов чыкты. Ул хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм ресурслардан рациональ файдалануның һәр предприятиедә нәтиҗәле эшләү шарты булуын искәртте.

- Иң мөһиме беренче адымны ясарга кирәк. Аннан соң инде чыгым түкмичә нәтиҗәле җитештерүчәнлеккә ирешергә була, практика сакчыл җитештерүчәнлек алымнарын теләсә нинди юнәлештәге предприятиедә, оешмада кулланырга мөмкинлеген күрсәтә. "Татнефть" бу сорау белән беренчеләрдән булып шөгыльләнә башлады. Күрсәткечләр яхшы, - диде ул чыгышында.

Сөйләшү өчен сайланган теманың мөһимлеге һәм кирәклеге һәрбер чыгышта кызыл җеп булып үрелеп барылды. Конференция тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булды.

- Бу фикердәшләр форумы, - дип искәртте "Мотовилихинский заводлары" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Игорь Медведев та. - Аның нәкъ менә Әлмәттә узуы үзенчәлекле. "Татнефть" - Татарстан һәм Россиянең системасын тулыландыручы предприятие. Күптән түгел компания белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

Искәртелгәнчә, предприятиегә 2016 елда 280 ел тула икән. Металлургия һәм артиллерия пушкалары җитештерүче завод ярты гасыр элек нефть сәнәгате өчен дә җиһазлар ясауга алынган. Сакчыл җитештерү нәтиҗәсе аларны да озак көттермәгән - бернинди инвестиция кертмичә икътисади нәтиҗәлелек күләме быел ярты елда 200 миллион сумлык көтелә.

Нефть чыгару тармагы машина төзелеше яки башкасыннан үзгәрәк. "Татнефть" ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко билгеләп үткәнчә, компания нефть ятмаларының бер өлеше эшкәртүнең инде соңгы стадиясендә. Мондый шартларда нефть чыгару дәрәҗәсен, димәк, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру җиңел түгел. Компания бу хәлдән чыгу, нефть чыгару дәрәҗәсенең кимүен каплау өчен кыйммәтле геология-техник чаралар, яңа техника һәм алдынгы технологияләр куллана.

- Нәтиҗәдә берничә ел дәвамында җитештерү күләмен, димәк, хезмәт җитештерүчәнлеген тотрыклыландыру гына түгел, ә бәлки арттырырга да мөмкин булды, - диде Владимир Лавущенко.

"Татнефть" компаниясендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча комплекслы программа эшли. Әлеге программа белән идарә итүнең корпоратив регламенты төзелгән. Былның беренче яртыеллыгында нефть чыгару предприятиеләре буенча хезмәт җитештерүчәнлеге 25 процентка үскән.

Уңышка хезмәт куючыларның һәммәсе бер максатта булып эшләгәндә генә ирешергә була. Моның өчен эшчеләрнең квалификациясен күтәрү, укыту мөһим. Компания буенча 8 мең хезмәткәр электрон корпоратив университетта сакчыл җитештерү буенча дистанцион курслар узган. Шулай ук семинарлар оештырылган. Җитәкчеләр "КАМАЗ" базасында укыган. Әлеге укулар нәтиҗәсендә сакчыл җитештерүчәнлек буенча 100дән артык проект кергән. Корпоратив аукцион-бизнес идеяләр сандыгы да бай - анда 65892 тәкъдим тупланган. Яхшы тәкъдимнәр производствода тормышка ашырыла.

Японлы, "Дайдо Металл Русь" компаниясе баш киңәшчесе Акира Оно тәкъдимнәр астан бирелергә, ягъни эшчеләрдән керергә тиеш дип саный. "Эшче бер детальнең брак булуы күпмегә барып төшүен яхшы белергә тиеш, шул чакта гына анда җитештерүчәнлеккә сакчыллык тәрбияләп була", ди ул. Һәм моны үз предприятиеләре мисалында китерде.

- Сакчыл җитештерү программасы республиканың барлык төбәкләрендә үсеш алачак. Бүген анда Татарстанның 160 предприятие-оешмасы катнаша. Конференция уздыру өчен "Татнефть" базасының сайлануы очраклы түгел. Ул республикада сакчыл җитештерүчәнлек буенча алдынгылардан санала. Белгәнебезчә, аның 14 структур бүлекчәсендә яңа производство системасы актив тормышка ашырыла. Бүген конкуренция чорында бу предприятиеләргә турыдан-туры ярдәм дияр идем мин. Предприятиеләрнең конкурентлыкка сәләтлелеге төшә бара. Шул ук вакытта дөнья базарында ул үсә. Шуңа күрә дә җитештерү процессларын үстерүгә игътибар итәргә кирәк. Бездә хезмәт җитештерүчәнлеген, күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын үстерү өчен резервлар шактый, - диде Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов тә. Фикер алышу җиде сәгатькә якын барды. Әмма беркем дә таралышырга ашыкмады. Азактан сакчыл җитештерү буенча Халыкара бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса