Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райпо кибетләрне кире кайтара

Мәгълүм булганча, июль аеның беренче шимбәсендә Халыкара кооперация көне билгеләп үтелә. Әлмәт муниципаль районы кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен ел саен истә калырлык итеп уздыралар.

Быел ул табигатьнең иң гүзәл җирендә - "ЯН" сәламәтлек саклау комплексы территориясендә оештырылды. Районыбызның кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләрен, пайчыларны, тармак ветераннарын котларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары С.А.Дудкин, И.Ә.Габдуллин һәм башкалар килгән иде.

Базар мөнәсәбәтләренә күчеш чоры район кооператорларын сынау еллары да булып торды. Әлмәтлеләр бик авыр булса да, аякларында басып кала алды. Бүген райпо үсеш юлында дияргә була. Аның яңадан-яңа юнәлешләрне үзләштерә баруы шул хакта сөйли. Бу урында февраль аенда Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2011 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча узган отчет җыелышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтовнең Әлмәтне кулланучылар кооперациясе белән муниципаль власть арасында максатларны һәм бурычларны тулы һәм бертөсле аңлау булган сирәк районнарның берсе дип искәрүен искә төшереп узасы килә.

Әлмәт райпосы идарәсе рәисе Җ.М.Насретдинов үзенең котлау чыгышында һөнәри бәйрәмнәрен финанс яктан тотрыклылык белән каршылавын билгеләп үтте, уңышларда нефтьчеләрнең дә өлеше булуын җиткерде. Узган ел азагында "Татнефть" ААҖ ярдәме белән Габдрахман авылындагы кафега ремонт ясалган, нефтьчеләр җиһазлар белән дә тәэмин иткән. Шушында ук күптән түгел генә компания тарафыннан төзелгән заманча кибет - минимаркет ачылган. Пекарня да барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. Урсалыда да кибеткә капиталь ремонт үткәрелгән. Финанс яктан авыр чорда кибетләр арендага бирелгән булган. Бүген аларны кайтарып, ремонт ясап һәм шунда эшчәнлек җәлдерү буенча максатчан эш бара.

Муниципалитет та райпога ышаныч күрсәтеп, җаваплы бурычлар йөкли. Мәсәлән, әле күптән түгел генә райполылар Санк-Петербургта уздырылган Сабантуйда катнаштылар. Югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтүгә, Әлмәтнең чәк-чәк, бавырсакларына һәм башка сый-нигъмәтләренә бик рәхмәтле калган санкпетербурглылар һәм андагы кунаклар.

Форсаттан файдаланып, райпо хезмәткәрләренең язгы ташу чорында каралты-кураларын су басканнарга берничә көн дәвамында тукландыру оештыруын да искәртеп узасы килә. Сөт комбинаты белән дә әкренләп базар мөнәсәбәтләренә кереп баралар. Кыскасы, райпоның киләчәгенә ышаныч зур. Бүген коллективта 250 ләп кеше эшли. Пенсионерлары да шактый икән - 340 кеше.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары С.А.Дудкин райпоның район үсешенә, аның икътисадына өлеш кертүен ассызыклады, теләкләрен җиткерде. Кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре, ветераннар адресына котлау сүзләре теләкләр байтак булды бу көнне. Фидакарьләргә "Россиянең кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәт өчен" билгесе, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары тапшырылды.

Бәйрәмдә бәйге нәтиҗәләре дә игълан ителде. "Иң яхшы кибет коллективы" исеменә югарыакташлылар лаек булды. Икенче урында - Иске Суркин, хуҗалык товарлары кибетләре коллективлары. Өченче урынны Елховой, Рус Акташындагы "Дорожный" кибетләре бүлеште. "Җәмәгать туклануы буенча иң яхшы коллектив" исеме алган "Юлдаш", "Яшьлек", "Дорожный" кафелары, кондитер цехы коллективлары да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. "Җитештерү буенча иң яхшы коллектив" булып Габдрахман һәм Елховой авылы пекарнялары, сөт заводы коллективлары танылды.

Бәйрәмнең табигать кочагында үткәрелүе тикмәгә түгел иде. Җ.М.Насретдинов хезмәткәрләрнең һәркөнне эшләвен искәртеп, алар өчен бүген аралашу, очрашу, күрешү көне булуын, шуңа күрә аны рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга мөмкинлекләр тудырып оештырырга тырышуларын җиткерде. Бурычны җиренә җиткереп үтәргә күнеккән райполыларның теләге тормышка ашты - Сабантуйларын эшләп уздырган хезмәткәрләр Әлмәт үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур җыларын тыңлады, төрле уеннарда катнашты.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250