Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы ветеранны туган көне белән котлады

Зәкәрия Ситдыйковны 90 яше белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте.

Ул ветеранга сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм юбилярга Россия Владимир Путинның рәсми котлавын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Зәкәрия ага Әлмәт районының Бикасаз авылында умартачылар гаиләсендә туган. Үзе дә умартачылар курсында укыган, хезмәт юлын "Иркен юл" колхозында умартачы булып башлаган. 1942 елда сугышка алына, хәрби лагерьда өйрәнү үткәннән соң фронтка эләгә. 3нче Украина фронтында артиллерия разведкасында хезмәт итә. Днепропетровск, Николаев, Кривой Рог, Кишинев, Бухарест шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1947 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң башта үз колхозларында эшли, аннары "Әлмәтнефть" идарәсенә нефть чыгаручы оператор булып эшкә керә, 20 елдан артык шунда хезмәт итә.

ӘМРның рәсми порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса