Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы: “Мондый чаралар кирәк”

Узган шимбә көнне кече Мәйданда торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючыларның Сабан туе булып узды.

Мәгълүм булганча, Сабантуй бәйрәме гадәттә язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында - ел әйләнәсе "язгы кыр эшләре". Җылыту сезоны тәмамланып өлгерми, яңасына әзерләнергә кирәк, ремонт эшләрен дә кичектерергә ярамый, коммуналь хезмәтләрне дә өзлексез күрсәтеп тору зарур. Сабантуйның нәкъ менә көзгә аяк басар алдыннан оештырылуы очраклы түгел, чөнки бүген башкарылган эшләргә бераз нәтиҗәләр ясарга мөмкин: торак йортларның, социаль объектларның җылылык системалары җылыту сезонына юдыртып, әзерләп куелды, быелгы капиталь ремонт та тәмамланып килә һәм башкалар. Кыскасы, бераз ял итеп алсаң да була.

Торак-коммуналь предприятиеләр хезмәткәрләрен һәрбер милләт вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелгән Сабантуй белән котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм башкалар килгән иде. Мәҗит Хаҗипович әлеге тармакта Сабантуй уздыруның күркәм традициягә әйләнүен билгеләп үтте. Чыгышында ул җылыту сезоны алдында бурычлар куелуын, бүгенгә барлык әзерлек эшләренең башкарылуын искәртте, соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыкта күп үзгәрешләр булуын, 185 нче Федераль закон гамәлгә кергәннән алып, шәһәрдә һәм районда 310 торак йортка капиталь ремонт уздырылуын бәян итте. Чыгышта нефтьчеләр ярдәме белән дә 50 дән артык торак йортка капиталь ремонт ясалуы ассызыкланып, кара алтын табучыларга да рәхмәт сүзләре ирештерелде. Мәҗит Салихов хезмәт алдынгыларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау Грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. "7 нче ЖЭУ", "Надежда" җәмгыятьләре җылыту сезонына яхшы әзерләнгәннәре өчен билгеләп үтелде. Тармакта чирек гасыр һәм аннан да артыграк ел эшләүчеләр, күп балалы гаиләләр, нәшат яшьләр, спорт ярышларында актив катнашучылар да бүләкләнде.

Ә аннан соң балалар да, өлкәннәр дә спорт ярышларында катнашты, торак-коммуналь предприятиеләрнең үзешчәннәре иң матур чыгышлары бүләк итте. Иң яхшы стена газетасы, кул эшләренә бәйге игълан ителде. Шунысын билгеләп үтәсе килә, стена газеталары бер-берсен кабатламый иде. Ә кул эшләре предприятиенең эшчәнлегенә туры китереп ясалган. Район башлыгы һәм Сабантуй куанклары аларны кызыкысынып карады.

- Мондый чаралар кирәк. Һава торышы да матурланды. Торак-коммуналь предприятие хезмәткәрләре ничек эшлиләр, шулай ял да итә беләләр, - диде азактан журналистларга биргән әңгәмәсендә Мәҗит Салихов.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250