Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр һәм район эшмәкәрләре белән очрашты

Сүз көн кадагындагы мәсьәләләр турында барды. Сөйләшер сүзләр күп. Шәһәрдә һәм районда алты меңнән артык кеше кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнә. Әлегә аларның тулаем территориаль продукттагы өлеше 10,2 процент кына.

Күпчелек сату-алу эшчәнлегенә өстенлек бирә. Дөньяда барган вәзгыять бүген җирле җитештерүчеләргә зур юл ача, акча эшләү мөмкинлеге тудыра. Шул ук вакытта эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән төрле дәүләт программалары эшли. Кече һәм урта бизнес вәкилләре боларның барысын да белеп бетерми булып чыкты.

Очрашуда эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент директоры Александр Глазков шуларның берничәсе белән таныштырып үтте. Мисал өчен, лизинг-грант. Ул урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренә лизинг килешүе нигезендә җиһазлар алганда беренче взнос түләүгә киткән чыгымнарны каплау өчен каралган субсидия. Агымдагы елга аның гомуми финанс күләме 555 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук республиканың муниципаль дәрәҗәдәге идарәче компанияләре һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентларының җиһазлар алу белән бәйле чыгымнарының бер өлешенә дә субсидия бирү программасы эшли. Әлеге җиһазлар исемлегенә механизмнар, станоклар, приборлар, аппаратлар, агрегатлар, җайланмалар, технологияләр кертелгән. Шунысын искәртеп узабыз, исемлектә транспорт чаралары, элек кулланылышта булган җиһазлар, 2013 елның 1 гыйнварына кадәр алынган җиһазлар юк.

Тагын бер программа - монысы эшмәкәрләргә производство биналары, корылмалар төзелешенә һәм товарлар җитештерүне модернизацияләү максатыннан җиһазлар алуга алынган кредитларның процент ставкаларын субсидияләүгә җибәрелә.

Эшмәкәрләр арасында дәүләт ярдәмнәреннән оста файдаланучылар да бар. Шундыйларның берсе - Гүзәл Слесареваның крестьян-фермерлык хуҗалыгы. Быел алар гаилә фермалары программасында катнашып, 1 миллион сумлык грант отканнар. Грант шартлары нигезендә хуҗалык үзенең 400 мең сумын да эшкә җигәргә тиеш. Грантка КФХ нәселле бозаулар сатып алуны планлаштыра. Исәпләре быел тагын лизинг-грантта да катнашу.

- Республика программасы буенча безгә ферма территориясендә бетоннан юл салдылар, - диде Гүзәл Слесарева.

Сүз уңаенда, узган ел Слесаревларның фермасы 63 тонна сөт, 2 тонна каз ите, 4 тонна бройлер, 9 тонна сыер ите, 700 тавык, 54 мең йомырка сатканнар.

Район башлыгы Мәҗит Салихов эшмәкәрләрне әнә шулай җитештерүчәнлек белән шөгыльләнергә чакырды.

- Әлмәттә моның өчен бөтен шартлар да бар. Теләгән кешегә җир бүлеп бирә алабыз. Сәнәгать мәйданчыгында да урын җитәрлек. Бүген аның өчтән бере генә эштә, - диде ул чыгышында.

Азактан район башлыгы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде. Кече һәм урта бизнес вәкилләре соравы буенча мондый очрашуларны елына ике тапкыр уздырырга дигән карарга киленде.

Ирина Апачаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса