Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилей белән котлады

Әлмәт районында бүген яше 100гә җиткән 12 кеше яши. Шуларның берсе Нуриев Заһит Вәлимөхәммәт улы бүген бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.


Бөек Ватан сугышы ветеранын Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Ул ветеранга РФ президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгыннан котлау открыткалары, бүләк тапшырды, тазалык, озын гомер теләде. Заһит Нуриев гомере буе эшләгән "Татбурнефть" ҖЧҖ вәкилләре дә Заһит аганы котларга килгән иде.

Йөзьяшәр Башкортстанның Илеш районы Куян авылында туган. 1937 елда армиягә алынган, Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәрдән үк фронтта булган. Артиллериядә төзәүче булып хезмәт иткән. 1941 елның декабрендә Калинин шәһәрен азат итүдә катнашкан, бөтен сугышны үткән, Җиңү көнен Варшавада каршылаган.

Хезмәт юлын ул Грозный нефть промыселларында башлаган. 1952 елда Әлмәткә күчеп килгән, "Татбурнефть" трестының 2 нче бораулау конторасына эшкә урнашкан, шунда 1969 елга кадәр эшләгән. Үз конторасында беренче пенсионер булган, пенсия яшенә җиткәч тә әле 13 ел эшләгән.

Икенче юбиляр - Бөек Ватан сугышы инвалиды Николай Степанович Чибирев. Аңа 90 яшь тулды. Нурлат районында туган, колхозда эшләгән җиреннән 1943 елда армиягә алынган. 1943 елда үтәли пуля ярасы алган, госпитальдә дәваланганнан соң тагын сугышка киткән. 1943 елның декабрендә пленга эләккән, союздашлар тарафыннан 1945 елда азат ителгән. 1947 елда демобилизацияләнгән.

Сугыштан соң туган авылына кайтып колхозда эшләвен дәвам иткән. Аннары пенсиягә чыкканчы "Нурлат" совхозында хезмәт куйган. Бүген Николай Степанович кызы белән Әлмәттә яши. Аны котларга балалары, оныклары, оныкчалары килгән, кадерле бабаларына бүләкләр, күңелле сюрпризлар әзерләгәннәр иде. Ветераннар советы вәкилләре дә котлау сүзләре җиткерде.

Котлауның иң зурысы Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салиховтан булды. Ул ветеранга РФ президентының һәм район башлыгының котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырды. Мәҗит Хаҗипович ветеранга сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтте.

Район башлыгы барлык ветераннарны, озын гомерлеләрне районның горурлыгы дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса