Рамазан аеннан тыш ураза тотарга буламы?
Рамазан ае тәмамлану - ул изге гамәлләрне кылудан туктау дигән сүз түгел.
Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кем Рамазан аенда ураза тотып, шәүвәл аеның 6 көнендә ураза тота, шуңа ел буе ураза тоткан кадәр савап языла». Моннан тыш, пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә; гашура, рәгаиб, бәраәт һәм гарәфә көннәрендә; зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айларының беренче атнасы көннәрендә һәм һәр яңа туган ай уртасында өч көн ураза тоту күп саваплы сөннәт гамәлләрдән санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа