Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Фәррахов: Дәүләт бәхетле балачакны үзенең өстенлекле юнәлеше дип игълан итте

Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, дәүләт бәхетле балачакны Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең берсендә язып, үзенең өстенлекле юнәлеше дип игълан итте.

Бу хакта ул «Татарстан-24»телеканалындагы туры эфир барышында әйткән.

Уңай динамика сизелә — гаиләдән читтә тәрбияләнүче балалар саны кимегән.

Әмма ятим балалар алдында йөкләмәләр бар, аларны дәүләт һәрвакытта да тулысынча үтәми, дип билгеләп үтте парламентарий. Мәсәлән, фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә.

"Конституциядә без мондый декларацияне язганда, иртәгә законнар кабул ителәчәк, ә берсекөнгә барлык органнар ресурслар табарга тиеш булачак. Төзәтмә артыннан ата-ана  тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның конкрет проблемаларын хәл ителәчәк", - дип белдергән ул.

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса