Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Радиотелевизион тапшыру үзәгендә цифрлы телевидение карау кагыйдәләрен искәрттеләр

Мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларны аналог телевидениесеннән аеру республика өчен җиңел узган. Бу хакта «Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы директоры Владимир Якимов хәбәр итте.

Телеканалларны цифрлы сыйфатта карау өчен дециметрлы һәм барлык дулкыннарны тота торган антенна һәм телевизор кирәк. Әгәр телевизор 2012 елдан соң алынган икән, аның цифрлы телевидение карау өчен кирәкле DVB-T2 стандарты булырга тиеш. «Иске» телевизорга  DVB-T2 стандартына көйләнгән махсус приставка кирәк булачак. Аны сәүдә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.

«Антеннага килгәндә исә, монда бераз катлаулырак. Күпфатирлы йортларда күмәк антенналар куела, аларга идарәче компанияләр белән килешү нигезендә операторлар хезмәт күрсәтә. Эфир белән проблемалар килеп чыкканда шуларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Владимир Якимов.

Цифрлы телевидениегә күчү программаларын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда 29 яңа цифрлы телебашня төзелгән, ә барлыгы алар 87. Алар республикадагы 99,3 процент кешене цифрлы телевидение белән тәэмин итә. Ләкин республикадагы 160 торак пункт географик урынга бәйле рәвештә (тау астындагы түбәнлекләрдә) цифрлы сигналны тиешенчә кабул итә алмый.

Филиал җитәкчесе искәрткәнчә, дәүләт бу проблеманы чишү юлларын әзерләде. Бу өчракта ярдәмгә спутник телевидениесе операторлары килгән.

Фото:архив/Михаил Захаров

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса