Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Радиоприбор”ның эш хакларын бирүдә бурычы ачыкланган

Әлмәт мәшгульлек үзәге вәкилләре шәһәр прокуратурасы кушуы буенча "Радиоприбор" заводында хезмәт закончалыгының ничек үтәлүе торышына тикшерү уздырганнар.

Тикшерү барышында хезмәт хакларының предприятиенең күмәк килешүендә билгеләнгән сроклардан тайпылып бирелүе ачыкланган, дип хәбәр итә Татарстанның Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге. Чираттагы ялларга китүчеләргә, эштән азат ителүчеләргә дә түләү вакытында башкарылмый. Түләү сроклары сакланмаган өчен акчалата компенсация, эштән киткәндәге һәм башка түләүләр дә бирелми икән. Эш хакларын бирүдәге бурыч 27 августка 16 миллион сум тирәсе тәшкил иткән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар прокуратура каравына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса