Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Радик Юльякшин җырларыннан чыккан сәер тавышлар коточкыч фильмны хәтерләтте"

Үткән елда Самарада чыгыш ясаган татар һәм башкорт яшьләре кумиры Радик Юльякшинның (Elvin Grey) концерты күңелдә иң яхшы тәэсирләр калдыргангамы, быелгысы аеруча көтеп алынды. Җитмәсә, җырчы яраткан тамашачысына 3D шоу программасы да вәгъдә иткән иде бит.

Дөрес, 40 минутка соңга калып башланган тамашаның башы әллә ни өметле күренмәде. Ялт-йолт итеп торган төрле төстәге утлар, Радик Юльякшин җырларыннан торган попурри башкарылганда чыккан ят, сәер тавышлар коточкыч фильмны хәтерләтте. Ниһаять, сәхнәгә Радик үзе чыгып, тамашачыны бу дәһшәттән коткарды. Җырчының нурлы елмаюы өчен генә дә самаралылар аңа барлык җи¬тешсезлекләрне гафу итәргә әзер иделәр бугай: артистны сызгырулар, кайнар алкышлар белән каршы алдылар.  

- Нурлаттан килүебез. Татарстан белән бер сәгать аерма булуын онытып җибәргәнбез, - дип соңга калулары өчен гафу үтенде Радик һәм концертны башлап җибәрде.

Кич буе ул татар, башкорт һәм рус телендәге җырларын бүләк итеп, залны кыздырды. Сәхнәдән яңгыраган дәртле заманча музыка күңелләрне шулкадәр җилкендерде ки, хәтта берничә кыз тамаша залында дискотека кебек нәрсә оештырып,  концертның башыннан ахырына кадәр биеп тордылар. Башкалар да тамашаны үзенчәлекле итүгә өлеш керттеләр: Радик Юльякшин  “Уфтанма” җырын башкарганда кабызган телефоннарын өскә күтәреп, кулларын як-якка болгап тордылар. Читтән караганда бу күренеш гаҗәеп матур булып, караңгы күктә җем-җем килгән йолдызчыкларны хәтерләтте.

 

Ә хит булып танылган “Красивая/хороший” җырын (Радик  аны Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән башкара) яше дә, карты да күтәреп алды. Ләкин бу көнне Гүзәл Уразова килмәгән иде. Elvin Grey бу җырга  казах җырчысы Бабек Мамедрзаевның «Я встретил тебя (SubhanAllah)» дигән композициясе этәргеч булуын һәм җырчыны Самарага алып килүен белдереп, иҗатташ дус¬тын сәхнәгә чакырды. Озын буйлы, чем кара күзле, күркәм кыяфәтле Бабекны да  самаралылар күптәнге танышларыдай кайнар сәламләп, мәхәббәткә  багышланган “Коңгырт кара күзләрең”, “Син минеке түгел”, “Мөселман кызы” җырларын яратып кабул иттеләр.

Радик Юльякшин концертларында матур йола барлыкка килде бит әле. Үткән елда бер егет сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Быел икенче бер милләттәшебез бу гамәлне кабатлап, тагын бер татар гаиләсе барлыкка килде. Җырчы яшьләрне чын күңеленнән котлады һәм, аларга багышлап, җыр башкарды.

 

Концерт шундый җылы атмосферада үтте ки, хәтта саубуллашырга вакыт җиткәне сизелми дә калды. Тамашачылар Радик Юльякшинны аягүрә торып алкышладылар, ә соңыннан аның белән фо¬тосурәткә төшәргә дип чиратка бастылар. Җырчы да  шундый җылы караш белән канәгать калды булса кирәк, икенче елга тагын да яхшырак программа алып килергә вәгъдә итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса