Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Һәр тамчыда – тормыш" рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен тәбрик иттеләр

"Татнефть" компаниясенең үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү максатыннан балалар арасында рәсем бәйгесе уздыруы күркәм традициягә әйләнеп бара. Менә аның быелгысына да йомгак ясалды.

Агымдагы елдагы рәсемнәр "Һәр тамчыда - тормыш" темасына багышлап ясалган. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бәйгедә катнашучылар саны арта бара. Алты ел эчендә анда республиканың нефть төбәгендәге районнарында яшәүче өч яшьтән уналты яшькәчә 3 меңнән артык бала катнашкан. Быел комиссия 700 дән артык эш караган.

Рәсемнәр балаларның фантазияләренең, талантларының иге-чиге юклыгын күрсәтә. Кемдер кулына төсле карандашлар, икенче берәүләре буяулар, фломастерлар алып табигать мизгелләрен, кара алтын табучы абый-апаларының эшчәнлеген рәсемгә төшергән. Нефтьчеләр һәм экология - яшь рәссамнар әлеге ике сүз арасындагы бәйләнешне дә онытмаган. Скважиналар тирәсендә ямь-яшел үлән, кара алтын чыганагы янәшәсендә иген кырларының шаулап үсү, чишмәләрдәге суларның челтерәп агуы - бүген чынбарлык.

Чынлап та, сәләтле балалар күп төбәгебездә. Алар безне оста итеп җырлап-биеп, рәсем ясап, музыка уен коралларында уйнап, иҗатлары һәм башка яклары, республика, Россия, Халыкара бәйге-олимпиадаларда зур җиңүләре белән сөендереп тора. "Татнефть" ААҖ балаларның сәләтен үстердә зур өлеш кертә. Моны җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында чыгыш ясаучылар да билгеләп үтте. Компаниянең производство идарәсе начальнигы урынбасары Дамир Рәхмәтуллин да, коррозиягә каршы көрәш һәм экологияне саклау буенча техник бүлеге начальнигы Равил Гәрәев, кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, матбугат үзәге җитәкчесе Нурия Вәлиева рәсемнәрнең төрлелеген, якты төсләргә бай булуын, әлеге иҗат эшләренең балаларның әйләнә-тирәгә битараф булмавын күрсәтүен, шул ук вакытта нефтьчеләр эшчәнлегенә бәя дә икәнлеген ассызыкладылар. Бу балаларның киләчәктә дә табигатьнең аерылгысыз дуслары булачагына шик юк. Бәйгегә җибәрелгән рәсемнәрне ясаганда укытучылар һәм әти-әниләрнең киңәшләре бик тә урынлы. Моны балалар үзләре дә искәртте. Җитәкчелек алар адресына да рәхмәтләрен ирештерде.

Җиңүчеләр өч яшь төркеме буенча билгеләнгән. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар арасында якташларыбыз да байтак иде. Шулай ук Түбән Кама, Лениногорск, Баулы, Җәлил бистәсе балалары да Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә лаек булды. Ә гран-при Әлмәтнең 14 яшьлек кызы Алия Мәүләвиевага тапшырылды.

Бәйгедә катнашучыларга төрле номинацияләр буенча да махсус призлар булдырылган. Кыскасы, 40 тан артык бала "Татнефть" ААҖ бинасыннан бүләкләр белән таралышты.

Нефтьчеләр, һәр елдагыча, укытучыларның хезмәтен дә игътибарсыз калдырмады. Төрле шәһәр-районнан чакырылган ун мөгаллимәгә дә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия бирелде. Алар үз чиратында әлеге бәйгеләрнең дәвамлы булуын, балаларның мондый осталыкта көч сынашуларны көтеп алуларын җиткерделәр.

Алия Мәүләвиева, гран-при иясе:

- Мин Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназиясендә укыйм. Шулай ук 1 нче сәнгать мәктәбенә дә йөрим. Рәсем ясарга бик яратам. Бу сәләт миңа бабайның әтисеннән күчкән булса кирәк. "Татнефть" компаниясе тарафыннан уздырылган әлеге бәйгедә узган ел да катнашкан идем. Былтыр өченче урын алдым. Быел - гран-при. Шатлыгымның иге-чиге юк. Мин табигать, туган як күренешләрен яратып төшерәм.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса